Уфада Салават һәйкәленә менүчеләр җәнҗал чыгарды

Уфада башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәленә билгесез кешеләрнең менүе җәнҗал чыгарды. Социаль челтәрләрдә һәйкәлгә элекке десантчылар менгән дигән хәбәрләр таралды. Әммә десантчылар моны кире кага. Һәйкәлнең биеклеге 9 метр 80 сантиметр. Башкорт җәмәгатьчелеге бу гамәлне Салаватны мәсхәрәләү дип бәяли.
Back to Top