Уфада яңа мәчет төзелә

Уфада Салават Юлаев проспектында мәчет төзелеше дәвам итә. Әле гыйбадәтханә эченә җылылык үткәрелеп, эчке төзекләндерү эшләре башланган. Ул Русиядә иң биекләренең берсе булыр дип көтелә. Мәчетне салып бетерү өчен якынча 5-6 миллиард сум таләп ителә. Яңа гыйбадәтханә сафка баскач шәһәрдә күмәк намаз кылу мәсьәләсе хәл ителәчәк, дигән фикердә Башкортстанның диния нәзарәте вәкилләре. Ирләрнең намаз залы 1400, хатын-кызларныкы 400 кешегә исәпләнгән.
Back to Top