Башкортлар Белыйга каршы берләшә

Русиянең ТНТ телеканалы мәзәкчесе Руслан Белый Уфада чыгышы вакытында Салават Юлаевны бандит дип атап, башкорт халкының ачуын чыгарды. Социаль челтәрләрдә “Салават бандит түгел“ дигән флешмоб тарала. Анда катнашучылар #салаватнебандит хештегы куелган язмаларында Юлаевны яклый, Белыйдан үз сүзләре өчен гафу үтенүен таләп итә.
Back to Top