Башкорт егетләре Руслан Белыйга ультиматум куйды

Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 20-ләп башкорт егете ТНТ каналы мәзәкчесе Руслан Белый белән күзгә-күз очрашып сөйләшү өчен Сембер каласына барды. Әмма мәзәкче башкорт егетләре белән очрашудан качып киткән. Башкортлар вәкиле Белыйның мөдире белән очрашып катгый таләпләр куйган. Ул таләпләр бу елның 21 апреленә кадәр үтәлергә тиеш. Әгәр үтәлмәсә, егетләр Белыйның Русия шәһәрләрендәге чыгышларын өзәргә ниятли. Бу атнада Белыйның Уфадагы тамашасы вакытында ул башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевны “бандит” дип атаган иде. Бу хәл башкортларда нәфрәт дулкынын күтәрде. Башкорт корылтае имзалар җыеп Рулан Белый эшләгән ТНТ телеканалының лицензиясен алдырту белән яный.
Back to Top