Tat Cult Lab 2019 - Камал театрында
18 НОЯБРЬ 20:00 — TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы, Камал театрының зур сәхнәсе.
Шоукейста катнашучы төркемнәрнең өч атналык эш нәтиҗәсе тәкъдим ителәчәк. Программада куратор белән чакырылган белгечләр ярдәмендә әзерләнгән 9 заманча татар җыры күрсәтеләчәк.
— Яңалыкларга нигезләнгән җыр
— Татар әкиятенә нигезләнгән җыр
— Кабан күленә багышланган җыр
— Үз буынга багышланган җыр
— Илһам Шакировка багышланган җыр
— Әлфия Авзаловага багышланган җыр
— Спектакльгә язылган җыр
— Кинога язылган җыр
— һәм биремнәрдән тыш иҗат ителгән җыр!
Махсус кунаклар: Нурбәк Батулла, Андрей Руденко, Эльмир Низамов, Марат Taturas, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова.
Билет алырга:
Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.