Фазыл чишмәсе — музыка народная, сл. Сибгата Хакима, солистка Даниля Валиуллина. ГАПиТ РТ, 2018 год

“Фазыл чишмәсе“ — татарская народная музыка, слова Сибгата Хакима. Обработка для хора А.Абдуллина. Солистка Даниля Валиуллина. У этой веселой песни, вошедшей в репертуар ансамбля в 1947 году, есть своя небольшая история. В деревне Метески (Яңа Ил) Тюлячинского района Республики Татарстан есть родник под названием “Фазыл чишмәсе“. В 1940 году баянистке Ркие Ибрагимовой довелось побывать в этом селе. После работы, вечером, вместе с сельской молодежью, она пошла к этому роднику. Среди общего веселья - гармонист по имени Зиннатулла (учитель, погиб в Великой Отечественной войне) заиграл новую мелодию незнакомую Р. Ибрагимовой. Сельская молодежь начинает подпевать ему. Но у мелодии не было закрепленных имен и слов, ее называли «новая мелодия». Р. Ибрагимова запомнила мелодию и так как впервые услышала её у “ручья Фазыла“ и назвала её “Фазыл чишмәсе“. В 1947 году Сибгат Хаким написал слова к этой мелодии. Через некоторое время мелодия «Фазыл чишмәсе» со словами Сибгата Хакима звучит по радио в исполнении Гульсум Сулеймановой и Рокии Ибрагимовой (баян). Сибгат Хаким так говорит о написании слов песни “Фазыл чишмәсе“: “Название песни обязывает к описанию некоего сюжета. Я поначалу не мог найти этот сюжет. Вспоминал деревенских девушек, деревенских юношей, родники... Любовь пробуждалась в душе своей деревенской скромностью, застенчивостью. Она помогла мне написать такую песню. Я писал от души. Для меня самая счастливая песня - песня, которая перешла от поэта в народ. Значит, песня соответствовала его духу, легла в его душу...“ На встречах с читателями у Сибгата Хаким часто спрашивали: ”Где находится “родник Фазыла?“ Поэт объяснял, что такого родника не существует, это только фантазия поэта. Однажды, в родной деревню Кулле-Кими Атнинского района Республики Татарстан односельчане спросили у поэта: “Хочешь увидеть “Родник Фазыла“ Сибгат-ага? “Какой это родник? Здесь такого нет“- недоумевал поэт. Рядом с деревней начал бить родник, и молодые люди назвали его «Фазыл Чишмәсе». Вот так родилась песня “Фазыл чишмәсе“. «Фазыл чишмәсе» — татар халык көе, Сибгат Хәким сүзләре. Хор өчен Ә.Абдуллин эшкәртүендә. Башлап җырлый Данилә Валиуллина. Кыска көйләр рәтенә кергән бу күтәренке, күңелле җырның да бәләкәй генә тарихы бар. Татарстанның Теләче районының Яңа Ил дигән авылында “Фазыл чишмәсе“ дип аталган бер чишмә бар икән. 1940 елда баянчы Рокыя Ибраһимовага шул авылда булырга туры килә. Эштән соң, кич белән, авыл яшьләре белән аларның уйнап, җырлап күңел ача торган урыны булган шул чишмә буена бара. Уен-көлке арасында Зиннәтулла исемле гармунчы егет (укытучы, Бөек Ватан сугышында һәлак була) бик күңелле, Р. Ибраһимовага таныш булмаган яңа бер көйне уйнап җибәрә. Авыл яшьләре аңа кушылалар. Р. Ибраһимова көйне отып ала. Ләкин көйнең беркетелгән исеме һәм сүзләре булмый, «Яңа көй» дип кенә йөртәләр. «Фазыл чишмәсе» буенда җырланганга, Р. Ибраһимова аңа «Фазыл чишмәсе» дип исем куша. 1947 елда Сибгат Хәким җырның сүзләрен яза. Бераздан «Фазыл чишмәсе» көе Сибгат Хәким сүзләре белән Гөлсем Сөләйманова һәм Рокыя Ибраһимова (баян) башкаруында радиодан яңгырый. Сибгат Хәким «Фазыл чишмәсе»нең сүзләрен язуы турында болай ди: «Җырның исеме үк ниндидер бер сюжетны сорап тора. Мин башта шул сюжетны таба алмый аптырадым. Авыл кызлары,авыл егетләре,чишмә буйлары искә тоште... Мәхәббәт үзенең авылчан тыйнаклыгы, оялчан сафлыгы белән күңелдә уянды. Ул минем шундый җыр язуымны теләде. Мин күңелем кушканча яздым. Минем өчен иң бәхетле җыр — шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр. Димәк, җыр аның рухына туры килгән, рухына яткан...“ Китап укучылар белән булган очрашуларда Сибгат Хәкимнән: «“Фазыл чишмәсе” кайда?» дип сорый торган булганнар. Шагыйрь «Фазыл чишмәсе»нең беркайда да булмавын, шагыйрь фантазиясе белән генә табылган исем дип аңлата. Туган ягы Әтнә районы Күлле-Кимегә кайткач, авылдашлары сораган: «Сибгат ага, Фазыл чишмәсен күрергә телисеңме?» «Нинди чишмә ул?» - дип аптыраган шагыйрь. Авыл янында чишмә чыга башлаган һәм яшьләр аңа «Фазыл чишмәсе» дигән исем кушканнар икән. Менә шулай туа “Фазыл чишмәсе“ җыры. #ГАПиТРТ #татарскаяпесня #татарскаямузыка
Back to Top