Караоке - “Фазыл чишмәсе“ Татар халык көе, Сибгат Хәким сүзләре | Фазыл чишмэсе

Фазыл чишмәсе Татар халык көе Сибгат Хәким сүзләре Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем; Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән. Кызарып янган шәфәкътан Күзләрем алалмадым. Тибрәнде телем, әйтергә Сүзләрем табалмадым. Чишмәгә төшкән сукмакның Читләре үлән генә. Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күрше-күлән генә. Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!
Back to Top