Телевидение көне

Бүген яңалыклар булмаячак! Әгәр үз профессиональ бәйрәмнәрен кешеләр ял итеп үткәрсә, без әлеге минутларда эфирда очрашмас идек. Чөнки бүген бөтендөнья телевидение көне. «Луч» телекомпаниясе - шәһәребездә барлыкка килгән беренче телевидение. 33 ел эшләү дәверендә ул тамашачыларыбызны яңалыклар белән таныштыра, күңел ачу программаларын күрсәтә һәм төрле фильмнар, туры эфирлар, спорт дөньясының әһәмиятле чараларын онлайн режимда карау мөмкинлеген бүләк итә. Профессиональ бәйрәм көнендә мин сезне эшебезнең эчке дөньясы белән якыннанрак таныштырырга уйладым.
Back to Top