Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!
Бүген кешеләргә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итүчеләр – мәдәният хезмәткәрләре көне. Алар үз тормышларын иҗаттан, көй-моңнардан һәм сәнгатьтән башка үз алдына да китерә алмыйлар. Мәдәният хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәни һәм рухи кыйммәтләребезне сакларга һәм үстерергә, аларны яшь буынга тапшырырга ярдәм итә. Быел округыбыздан 8 кеше һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Пермь крае Мәдәният министрлыгының Почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шуларның 2се – Барда балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Эльза Илкәева һәм Дәрия Гамилова.
Балаларга сихри сәнгать дөньясы ишекләрен ачарга ярдәм итүче хөрмәтле мөгаллимнәребезне бәйрәм белән без дә котлап кайттык.