Агач кашык белән катык салып, токмачлы аш ашарга.
Агач кашык белән катык салып, токмачлы аш ашарга. Аннан - яңа аерткан бал белән мәтрүшкәле чәй...
⠀
Сулар килдеме авызга?☺️
⠀
Нәрсә-нәрсә, ә авыл катыгы белән шәһәрнеке бигрәк тә аерылып торалар инде!
⠀
Мин үзем әтәйнең сеңлесе Миннегаян апа өйрәткән рецепт буенча ясарга яратам:
Яңа савылган 5 л. сөтне кәстрүлдә 2-3 сәгать кайнатырга, аннары суытырга. Кайнатканда сөт кәстрүлгә ябышмасын өчен, кәстрүлне майласагыз була.
Суынган катыкка 1 бокал оеткы саласы - аертылган сөт булса, каймак белән болгатып. Кәстрүлне яхшылап каплап, җылы урынга, ким дигәндә, 6 сәгатькә куярга. Әлеге вакыт үткәч, әзер катыкны суыткычка алып куябыз. Суыткычта катык бераз торырга тиеш, чөнки анда ул куера һәм тәме яхшыра.
Кызыл катык теләсәгез, оеткы салганчы пешкән чөгендер салып куегыз.
⠀
Ә сез катыкны ничек ясыйсыз? Һәм гомумән, яратасызмы?
____
Деревянной ложкой положить катык в суп с домашней лапшой. Затем чай с душицей и свежим медом...
⠀
Тоже захотелось?☺️
⠀
Что-что, а домашний и магазинный катык так сильно отличаются!
⠀
Итак,