Хзерге заманада даруханд нинди ген двалану йберлре юк.

Хәзерге заманада даруханәдә нинди генә дәвалану әйберләре юк. Ә элек вакытта бары тик табигый мадтәләр белән генә кулланганнар бит. ⠀ 🐝Безнең гаилә һәрвакыт умартачылык белән шөгылләнгәнгә күрә, аның бар продукциясе белән дә файдалана идек. Прополис – шуларның берсе, ул табигый антибиотик. Әни өйрәтеп калдырган рецепт буенча әле дә май белән катнаштырып әзерләп куям аны: ⠀ 🍯Йомырка сарысы зурлыгындагы прополиска 0.5 чашка сары май кушып “сулы мунча”да (водяная баня) 0.5 сәгать әкрен генә утта тотам. Әгәр сыек май, мин зәйтүн маен кулланам (2 кашык), өстәсәк – крем сыман йомшак була. ⠀ 🍯Мин шәхсән үзем керамик савыт, ә болгатканда агач таяк кына кулланам. Беренчедән – тимер, калай, пластик катнаштырмыйм, икенчедән – ахырдан агач таякны ташлыйсы гына🙂 ⠀ Матур бөртөрле сары төскә кергәч сүндерәсе. Килеп чыккан прополис маен бушаган крем савытларына тутырып куям да суыткычта саклыйм. ⠀ Нинди вакытта кулланабыз? ✓Тәндәге җәрәһәтләргә, кул-аяклар кипшенеп киткәндә – тәнгә сөртеп. ✓Борын суламый башлаганда – борын
Back to Top