Имамнан сорыйк #96 | Никах

Никах темасына кагылышлы сорауларга “Имамнан сорыйк“ тапшыруында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә. 01:20 Булачак тормыш иптәшемне сайлаганда, “Сиңа булачак ярыңны йөрәгең әйтер“ дияргә яраталар. Диндә “йөрәк әйтү“ дигәе нәрсә бармы? Ничек итеп сөйгән ярыңны табарга? 09:57 Үзеңә яр сайлаганда берьюлы берничә кыз яки берничә егет белән аралашырга ярыймы? 15:00 Никах укытудан тыш туй мәҗлесе дә оештырырга теләгән парларга ничегерәк эшләү хәерле? Мәсәлән, шундый очраклар беләм: никахны вәли һәм шаһитләр каршында гына укыйлар да, туйны туганнар өчен оештыралар. Шәхсән мин моның бер уңай ягын күрәм: никахта хәзрәт Коръән укый, дога кыла, Аллаһ Тәгалә һәм фәрештәләр шушы вакытта әлеге парга никах укый булып чыга бит инде - шундый зур вакыйга! Ә янда чәчләрен дә капламаган, өстендә киемнәре булса да, куллары, аяклары, муеннары ачык кыз туганнар, апалар еш кына утыра. Фәрештәләр гаүрәт ачык җиргә килми диелә бит. Бәлки чыннан да дөресрәктер никахны минимум кеше алдында уздырып, туганнарны үпкәләтмәс өчен туйны аерым бинада, хәләл итеп уздыру? Анда да ярымшәрә туганнар булуы ихтимал инде анысы, ләкин иң мөһиме - никах үзе укылган бит! 22:51 Уртача керемле ир-аттан мәһәрне күпме сорау хәерлерәк? Кияү мәһәр бәясен ишетеп “бигрәк бу әрсез“ дә димәсен, ләкин кадереңне белерлек итеп өлешен дә кертсен өчен мәһәрне күпме сорарга? 31: 39 Тиздән никах укытырга җыенган парга нинди сорауларга игътибар итәргә кирәк? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top