Имамнан сорыйк #80
Ир-атка беләзек йөртергә ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бирә.
01:45 Ирем мине яратмый. Ул миңа начар мөнәсәбәттә. Миңа акча чыгармый. Сөнни юлны тотуыма да каршы. Мин аннан аерылуны сорарга телим, әмма минем әти-әнием каршы. Миңа мондый хәлдә нишләргә?
05:20 Мин Ислам дине белән бик нык кызыксынучы хатын-кыз. Мин һәрвакыт үземне Аллаһка якынрак хис итә торган дин эзләдем һәм аны Ислам динендә тапты. Чын мөселман булу өчен мин нәрсә эшлим?
09:12 Кеше Ислам динен кабул иткәндә шаһитләр булу шартмы?
13:38 ир-ат һәм хатын-кызның Ислам динен кабул итү гыйбадәтләрендә аерма бармы?
18:30 Йомшак буду динебездән никадәр мөһим? Артык йомшаклык иманыбызга зыян салмыймы?
21:53 Әгәр хатын-кызга ир-атның холкы һәм дине ошаса, ул үзенең аңа кияүгә чыгу теләген белдерә аламы?
29:42 Бала тудыруга комаучаулый торган авырулары булса, ир-атка яки хатын-кызга бу хакта никахка кадәр үк әйтергәме?
32:23 Якын кешеләрем бер мәзһәб тоталар, ә мин күптән түгел аның ялгыш карашлы мәктәп булуын аңлап алдым, башка мәзһәбкә күчәсем килә. Мин ирекле рәвештә мәзһәбемне алыштыра аламмы?
38:18 Хәзрәтләр район җитәкчеләре белән очрашканда, менә безнең район хуҗабыз яки безнең хуҗабыз дип әйтәләр, болай әйтү мәнфәгатькә туры киләме, Аллаһ белән иңләү булмыймы?
ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️
Телеграм каналларга кушылыгыз
Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.