кабак белән апельсиннан бик тә тәмле сок рецепты

Сезнең өчен кабак белән апельсиннан бик тә тәмле сок рецепты калдырып үтәм. 5 кг әрчеп туралган кабак өстенә салабыз 11 литр салкын су. Кайнатырга куябыз. Кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч 6 апельсинны кабыгыннан арындырып салабыз, мин бер 3 апельсинның кабагын да салып пешердем. Кабак белән апельсин изелеп пешергә тиеш. Икенче кастрюлгә сөзә барабыз, төбендә калган мякотьне блендер белән издертеп алдым, сөзеп бетердем. Шушы массага барлыгы 1200 песок, 2 аш кашыгы лимон кислотасы салыр кайнатырга куям, кайнап чыккач 5 минут кайнатам. Өстенә чыккан күбекләрне җыям. Стери банкаларга ябып куям. Минем бүген барлыгы 15 литр чыкты. Сезне яратып Мәрьямегез.
Back to Top