«НУР»ДА ПРЕМЬЕРА
Халыкара «Аналар көне» уңаеннан Ульяновск шәһәренең “Нур” татар халык театры үзенең чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Семберлеләр әлеге үзешчән коллективның чыгышын һәрчак көтеп алалар, зал тутырып киләләр. Зөлфәт Хәкимнең быел сәхнәгә куелган “Әниемнең җылы кочагы” спектакленә дә билетлар 7-8 көн дә сатылып беткән. Өлкә һәм Россия күләмендә узган байтак театр конкурсларында җиңү яулаган “Нур” театрының яңа спектаклен карарга килүче тамашачылар арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.