Сәфәр кылып кайтканнар ни сөйли? | Фикер

Сәфәр кылу ни өчен кирәк? Күптән түгел генә Гомрә сәфәреннән кайтып төшкән популяр җырчы, эшмәкәр Алсу Фазлыева һәм Казан шәһәренең «Гадел» мәчете остазбикәсе Фәниябикә абыстай Җәләлиева «Фикер» тапшыруында «Сәфәр» темасына фикерләшәләр. Сәфәр кешесенең дәрәҗәсе ни өчен шул тиклем зур? Сәфәрдәге кыенлыкларны нәрсә хисабына җиңел җиңеп чыгарга мөмкин? Сәфәргә ничек әзерләнергә? Зур юлга чыгар алдыннан мөселман кешесенә нишләргә кирәк? Мосафир үзен бу дөньяда ничек тотарга тиеш? Бу сорауларга җаваплар «Фикер» тапшыруының «Сәфәр» темасына багышланган чыгарылышында яңгырый. ВКонтактедагы
Back to Top