Резедә Ганиеваны соңгы юлга озаттылар
22 март көнне әдәбият галиме Резедә Ганиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Казанда, бер йортның ишегалдында узды. Җеназага илледән артык кеше килгән иде.
Мәрхүмә озак еллар авырган, 21 мартта аның йөрәге өзелгән. Аңа 88 яшь иде. “Резедә Ганиева белән татар әдәбиятын тирән белүче зур бер буын китеп бара“, дигән сүзләре әйтелде.
Хушлашу чарасыннан тулы репортаж: