Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре китабын презентацияләү .Казан

9 ноябрь көнне Казанда Татарстанның Милли китапханәсендә “Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре“ китабын презентацияләү булды. Раиф Мәрданов җитәкчелегендә чыгарылган бу китапта Югары Ушмы авылында яшәгән шагыйрь Колмөхәммәтнең оныгы булган ташка язу остасы Мөхәммәтсафа улы Нигъмәтулла мулланың фаҗигале, гыйбрәтле тормыш юлы, аның шигьри иҗаты турында сөйләнә. Презентациядә китапның язылу тарихы, эчтәлеге буенча галим, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре - автор - Раиф Мәрданов һәм галимә Гөлнара Зәйниевалар чыгыш ясады. Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов “Мамадыш районының ташъязма истәлекләре“ китабының да авторлары. Айрат хәзрәт Шәфигуллин архивлардан алган документларга таянып, үзләренең нәселенең 18нче 19нчы гасырда яшәгән, укымышлы булулары белән дан казанган, муллалык эшен алып барган ерак туганнары турында сөйләде.
Back to Top