Айзат Вахитов / Ни өчен еламый егетләр? / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Ни өчен еламый егетләр? Ни өчен дус ишен күмгәндә Судай акмый меңләгән яшьләр, Бушлык кына алар күзендә? Ни өчен сөйгән яры киткәч, Ычкынып кычкырмыйлар алар? Ишек тоткычына текәлеп, Тын алмыйча басып торалар. Явызлык, улем һәм кан Басып алса безнең дөньяны, Сүзсез генә узар ир-артлар, Тып-тын калыр арттан Җир шары. Кара төн, тик чәч кенә ап-ак Кулын кыскан, аннан кан йөрми. Куңелендә аның сугыш бара, Тик күз яше генә куренми. Үзе көлә, ә күзендә кайгы Болай яшәү авыр аңа да. Купме михнәт кирәк ул кайгыны Үз эчеңдә салып таптарга. Кайчагында, калгач берүзем, Ишетелә курше фатирда: Ничек тибә егет йөрәге, Ничек яртылайга ярыла. Күршем сүгә белгән кешеләрен Ишетелә барлык торакка, Бер-бер артлы оча тәлинкәләр Дер селкенеп торган диварга. Яхшы сүзләр әйтеп юатырга Бармасмын мин аның янына. Ышаныгыз, сәбәбем бар минем Узем булдым аның урнында. Менә шулай төнге караңгыда, Берүзләре калганда, Чын ир-егет күзләреннән Гөнаһсыз яшьләр тама. Шагыйрь – Айзат Вахитов Оператор һәм монтаж остасы – Рәфис Нуруллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top