Республикада салкын тию авыруларының артуы күзәтелә

Быел ОРВИ авыруының 16 меңгә якын очрагы теркәлгән. Иң күбе - Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, шулай ук Казанда һәм Чаллыда. Вирус авыруларының кискен күтәрелеше булырмы? Хәбәрчебез ачыклады. Иртәдән бирле хәлсезлек, температура күтәрелде, ди Резеда Мөхәммәтҗанова. Ул тиз арада табибларга мөрәҗәгать иткән. Температура белән бер поликлиникага гына да көн саен йөзләп кеше килә. Табибның кабул итүен кайвакыт унышар пациент көтә. Моның сәбәбе - сезонлы фактор. Октябрьдә салкын тию очраклары киске арта башлый. Шуңа күрә поликлиникалар авырулар агымына – әзер. Быел республикада ОРВИ авыруларының 16 меңгә якын очрагы теркәлгән инде. Иң күбе - Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Казан һәм Яр Чаллыда. Табиблар сәламәтлеккә игътибарлырак булырга киңәш итә. Казанда авыруларның артуы декабрь аена туры килер дип фаразлыйлар. Бу катлаулы чорны үтү өчен, грипптан прививка ясау да җитә. Ләлә Зәйнуллина, Ралина Абрамова, Альбер Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.
Back to Top