Әзһәр Шакиров: “Латин -- киләчәк әлифбасы“
Дөнья татар конгрессы V корылтаеның 8 декабрьдәге пленар утырышында Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров татар халкының бүгенгесенә һәм киләчәгенә бәйле чыгыш ясады.
Әзһәр Шакиров сүзләрен урыс дәүләтендә сан ягыннан икенче урында торган татар халкының Русиядә үз урыны булырга тиеш, дип башлады. Ул шулай ук латин әлифбасына кагылды. Аның фикеренчә, латин әлифбасы дөньяда киләчәккә юл ача торган әлифбаларның берсе. Вакыты җиткәч урыс милләте үзе дә шуңа күчәчәк, дип белдерде ул һәм үз