ЗИФА 1954 ЕЛ
Автор Н. Исәнбәт, режиссер Х.Уразиков. Актерлар: Ш.Әсфәндиярова, Г.Камская, Х.Уразиков.
Нәкый Исәнбәтнең 1954 елда куелган “Зифа“ комедиясе ул елларда сәхнәләштерелгән спектакльләр арасында халыкта иң зур уңыш, популярлык казанганы, матбугатта уңай бәя алганы булды. Моның сәбәбе - шул чор өчен бик актуаль булган мораль-этик проблемаларның үзәккә куеп каралуы һәм аларның заманча хәл ителүендә, төгәлләнгән фикер калыбына төрелгән булуында иде.
Беренче карашка “Зифа“ комедиясе гаилә тормышында очрый торган драматик вакыйгага корылган - тыныч кына тормыш иткәндә Зифа һәм Айдар Чураевлар фатирына, һич уйламаганда, гаилә хуҗасы эшли торган архитекротлар конторасындагы эш атмосферасының “тискәре җиле“ бәреп керә - Зифаның ире Айдар “копировальный бүлек“тә сызымчы булып эшләүче яшь кыз Эсмеральда белән мавыгып китә.
Спектакльнең режиссеры Х.Уразиков төп игътибарны артистларның уен осталыгы аша һәр образның тирән мәгънәсен, яшеренгән идея асылын ачуны максат итеп куйган һәм монда катнашкан артистлар - Г.Булатова, Х.Сәлимҗанов, Ш.Әсфәндиярова, Г.Шамуков, Ф.Камалова, Х.Уразиков, Г. Камская һәм башкалар персонажларның типологик характерларын сәхнә теле аша онытылмаслык итеп гәүдәләндерә алганнар.
1963 елда әсәр яңартып күрсәтелә. Ә 1983 елда яңадан режиссер М. Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелә. Билгеле, анда катнашучылар составы яшәрә. Чишелеше ягыннан бу спектакльдә комедия жанры өстенлек ала. М. Сәлимҗановка хас булганча, фаш итү, персонажларның чын йөзен ачу куәте үз көчендә кала. Драматик конфликтка ия булган ир белән хатын арасындагы куертылган низаг комедия күзлеге аша карала һәм үзәккә проектны югалту вакыйгасы чыга. Бу үзе үк логик рәвештә комедияләргә хас хәлне алгы планга куя.