Июль уртасында, Башкорстанда юл һәлакәтенә эләккән автобус йөртүчесенең эш сәгатьләре тиешледән ике мәртәбә күбрәк булган.

Июль уртасында, Башкорстанда юл һәлакәтенә эләккән автобус йөртүчесенең эш сәгатьләре тиешледән ике мәртәбә күбрәк булган. Бу хакта Татарстан прокуроратурасы хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез,14нче июль көнне Уфа-Белорецк юлында автобус капланып, 6 кеше үлде, 21е зыян күрде. Транспорт предприятиесен тикшергәннән соң, прокуратура шактый хилафлыкларга тап була. Әйтик, һәлакәт алдыннан шоферның тиешенчә ял итмәве ачыкланган. Мәсәлән, 12нче июльдә аның эш көне иртәнге сәгать 3 тулып 20 минутта ук башлануы билгеле. Моннан тыш июньнең 17сеннән 23 енә кадәр атнасына 84 сәгать рульдә йөргән. Бу нормадан ике тапкыр артык.
Back to Top