Әнгам Атнабаев - Аэропорт
Тормыш та аэропорт шикелле:
Киләбез, көтәбез, китәбез...
Шул килү һәм китү - гомер бит!
Гомерне нәкъ шулай үтәбез:
Яшәүне яратып киләбез,
Яшәүдән ярату көтәбез,
Яратып туймыйча китәбез...
Бу тормыш аэропорт шикелле.
Милли әдәбиятның алтын фондын тәшкил иткән Әнгам Атнабаев шигырен Алмаз Мирзаянов укый...