Хуҗа Насретдин / Казан консерваториясенең Опера студиясе

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Хуҗа Насретдин» музыкаль спектакле күрсәтелде. Казан консерваториясенең Опера студиясе әлеге куелышны композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 еллыкка багышлап әзерләгән. Яшь артистлар иҗат иткән Хуҗа Насретдин үзгәргәнме, Сәрвәр җырын кем башкара? Бу сорауларга журналист Мөршидә Җиһан ачыклык кертер.
Back to Top