Югары Ослан районы Мулланур Вахитов исемендәге авыл җирлегендә Сабантуй матур чара буларак үтте
Сабантуй, борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм, халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур вакыйга. Татар халыкының милли гореф-гадәтендәге иң зур бәйрәм быел Россиянең 62 төбәгендә һәм дөньяның 39 илендә уза. Татарстанның Югары Ослан районы Мулланур Вахитов исемендәге авыл җирлегендә дә, бик зур матур чара буларак үткәрелде.Кечкенә генә 5 авылны берләштергән Бәйрәмне Югары Ослан муниципаль районы имамы Гали хәзрәт Җиһаншин башлады. Сабантуй флагын күтәрү өчен- алдагы елда Сабантуй батыры булып калган Вахит авылы егете Халиков Илнур Ильяс улы мәйданга чакырылды. Катнашучылар да аз булуга карамастан, бик теләп башкарабыз. Көчебездән килгәнне барысын да эшләргә тырышабыз, -дип, сүзен башлады Вахит авылы җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов.