Speech Tatar хезмәте эшли башлады
Speech Tatar! Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хәбәр итте, бу — институт башкарган проект. Tatar Speech дип аталган бу проект өч өлештән тора:
🔹 Татарча сөйләмне текстка әйләндерү.
🔹 Татарча текстны сөйләмгә әйләндерү.
🔹 Youtube видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырату (бу өлеше Татарстан элемтә министрлыгы белән берлектә башкарыла). #speechTatar #татарча #татартеле #татарлар #татарский #Татарстан