АВЫЛДА КАЛЫР ӨЧЕН НИ КИРӘК

Латыйповларның роботлаштырылган гаилә фермасына сәяхәт ясаганнан соң күңелдә төрле хисләр уяна. Көненә ике тапкыр сыерларның температурасын, авырлыгын, сөтнең сыйфатын, авыруның башланган чакта ук билгеләрен әйтеп торучы машиналар әкияттәге кебек. Шулай да дәүләттән откан 28 млн 800 мең сум гранттан башланган эш бүген үзенең нәтиҗәләрен бирсен өчен, никадәр тырышлык, көч кирәк. ⠀ Ә 4 бала үстерүче Латыйповлар өчен иң мөһиме башкада. Алар: «Балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәсен, чын кешеләр булсыннар», — диләр.
Back to Top