Зәринә ХУҖИНА – Көтәм / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

КӨТӘМ Җир ананы куенына алып, Яфракларның кочканнарын көтәм. Ямап китәр иде яраларын, Җылы назын бирер иде күптән. Ят болытлар арасында Югалмавын телим кошкайларның. Көзләр шундый ачы, кырыс булса, Түзәрләрме алар кыш айларын? Дөбер-шатыр әрни-әрни Еламавын сорыйм чиксез күкнең. Күргән саен өзгәләнә үзәк, Бозып аткач җирнең ямьле күркен. Бар дөньяны дер селкетеп Шауламавын таләп итәм җилнең. Кар асларына күмелә Кошкайга салынган җимем. Ышанычлы, назлы кулларыңда Бикләнергә телим бик озакка, Чит-ятларга ачтыртмам ишекне, Ябып куям җиде кат йозакка. Күзләремнән күзләреңне алмый «Яратам», – дип әйтәнеңне көтәм, Бер карашың белән бар дөньямны Җылы нурга күмәр идең күптән. Күз алдымнан ташлар идем Бар җиһанда барган хәрәкәтне, Янәшәмдә барлыгыңны тою – Минем җаным өчен иң рәхәте. Ашыкмыйча, куеныңа алып Кочканыңны өмет итә күңел, Янда булсаң, дөньям тыныч була, Калганнары бер дә мөһим түгел. Аңла шуны. Укый Зәринә Хуҗина: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top