“Гаилә” мәчете каршында Ислам үзәге төзелеше башланды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең “Гаилә” мәчетендә булып, истәлекле вакыйгада катнашты. Биредә мөхтәрәм кунаклар һәм мәхәллә әгъзалары катнашында мәчет каршында Ислам үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасы уздырылды. Район администрациясе, төзелеш оешмалары вәкилләре һәм җыелган халык каршында “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясап, мәчет каршындагы курсларны уздыру өчен бина төзүнең әһәмияте мәсьәләләренә тукталды