Лябиб Лерон: “Сезгә дәшәм...“ (“Призываю вас...“)
Сезгә дәшәм ...
(Туган телне яклап)
Сезгә дәшәм, милләт козгыннары!
Сезгә дәшәм, татар мокытлары!
Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем!
Сезгә дәшәм, татар манкортлары!
Сиңа дәшәм, Даватика бабай!
Сиңа дәшәм, Даваника әби!
Сиңа дәшәм, Папа-папуль әти!
Сиңа дәшәм, Мама-мамуль әни!
Сиңа дәшәм, Даватика бабай!
И йөрисең түбәтәең киеп –
Йөргән чакта синең кызың, улың
Бүтән милләт җырын җырлап-биеп!
Сиңа дәшәм, Даваника әби!
Утырасың башка телдә сөйләп –
Көйсезләнгән газиз оныгыңның...
Тьфү...
...Вынугыңның көен көйләп!
Сиңа дәшәм, Папа-папуль әти!
Яшәгәндә үз телеңнән өркеп,
Ерак бабаңнарның рәнҗешләре
Тотмас, димә, килеп тотар беркөн!
Сиңа дәшәм, Мама-мамуль әни!
Күрәсеңдер бүген үз балаңның,
Башка телдә сайрап, чәчрәп-чәчрәп,
Башка телне яклап сүз алганын...
Сиңа дәшәм, калфак кигән апа,
Сиңа дәшәм, түбәтәйле абзый:
Сезнең бала түгелме ул, әнә,
Телебезгә бүген кабер казый?!
Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем!
Сезгә дәшәм, милләт имгәкләре!
Килер беркөн... Сез аңларсыз мине...
Тик аңларсыз бик соң...
...мин әйткәнне.
Ләбиб Лерон
Источник: