Казанда IX Шиабетдин Мрани исемендге укулар узды. 18 май, 2024
#ислам #татар #думрф
Мы в социальных сетях:
РФ мөселманнары диния идарәсе Казанда IX Мәрҗани укуларын оештырды.
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция Татарстан Фәннәр академиясендә узды.
Академия президенты Рифкать Миңнеханов белән мөфти Равил Гайнетдиннең очрашуы булды.
Алар ике оешманың киләчәк хезмәттәшлеге турында сөйләште.
Мөфти «Милләт әйдәманнары» күргәзмәсен, «Мәдинә» нәшрияты басмаларын күрсәтте.
Чыгышында диния идарәләренең милли тормыштагы урынын әһәмиятле дип белгеләде.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка
1789 елгы Коръәннең репринт басмасын бүләк итте.
Әлеге Китап Россиядәге беренче басма Коръән. Ул Екатерина II фәрманы белән нәшер ителгән.
Милли шура рәисе Васил Шәйзхразыев Татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үз докладында
Ш. Мәрҗанинең фәнне җәмгыятьне үстерүче көч буларак тануына басым ясады.
Чыгышларның күбесе татар телендә булды.
Рифкать Миңнеханов киләчәктә тәрҗемә өчен шартлар булдырырга вәгъдә итте.
Мәрҗани мирасы турында РФА профессоры Илья Зайцев та сөйләде.
Галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани мирасының әле дә җентекле өйрәнелмәвенә басым ясады.
«Россия Федерациясендә Ислам» энциклопедик сүзлеген тәкъдим итү чараның төп вакыйгасы булды.
11 томлык хезмәт 20 дәвамында әзерләнде.
Мәскәү ислам институтының ислам мәгарифен үстерү үзәге директоры Гөлфия Хәбибуллина
теолог Муса Бигиевның хәзерге әдәби телгә күчерелгән 2 хезмәтен тәкъдим итте.
«Мәдинә» нәшрият йорты китаплары һәм рәссам Ләйлә Хәсьянова эшләре күргәзмәгә куелды
#мәрҗаниукулары #мәрҗани #шиһабетдинмәрҗани #мөфтигайнетдин #милләт #татарлар #дин #мирас #исламвроссии #энциклопедия #мухетдинов #мөхетдинов #россиядәислам #кырымтатарлары #80ел #ераккөнчыгыш #идмедина #мәдинә #әбипатша #тарих #история #тарыхы #tarix #таърих #исламдини #ислом #казан # қазон # qozon