Эремчек яратасызмы
Эремчек яратасызмы? Сатып аласызмы әллә үзегез ясыйсызмы?
Эремчекне мин, авылдан юмарт туганнардан кунактан кайткач, ясыйм) Һәрвакытта да сөтне кулланып бетерергә өлгермим, ул әчи башлый. Һәм менә шул чакта аны камыр ризыкларына кулланырга яки эремчек әзерләргә була. Авыл сөтеннән эремчек бик тәмле килеп чыга.
Әчегәнен көтмәсәгез да була. Әчетке итеп кефир гына саласы.
Аны ике ысул белән эшләргә була: җылытып һәм җылытмыйча. Икенче ысул белән ясалганы йомшаграк килеп чыга.
2 литр сөттән 400 граммга якын эремчек чыга.
1 ысул:
1. Әче тәме керә башлаган сөтне кәстрүлгә салыгыз һәм әкрен утта җылытыгыз. Сөтне кыздырмагыз, ул бераз җылы булырга тиеш. 10-15 минуттан соң эремчек куертыла башлый.
2. Кәстрүлне уттан алыгыз һәм тагын шул ук вакыт торсын шунда.
3. Аннан соң эремчекне дуршлаг яки марляга салыгыз, тәрәзә челтәре тукымасыннан тегелгән капчыклар да бик уңайлы, һәм суын агызырга калдырыгыз.
2 ысул:
1. Төнгегә сөтне җылы урынга калдырыгыз. Болгатмагыз. Вакыт бүлмәдәге температурага бәйле: җылырак булга