Татар дөньясында әрвахлар. Фәнзилә Җәүһәрова белән интервью
Татар кешесе вафаттан соңгы тормышны ничек күз алдына китергән? Нигә кеше вафатыннан соң төшләргә игътибар итәләр? Әрвахлар йортны, нәселне ничек саклый дип ышанганнар?
«Татар ядкарьләре» җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бу ышануларның чыганакларын, тамырларын, мәгънәсен аңлаткан яңа проект башлап җибәрә.
Беренче чыгарылыш – әрвахлар хакында. Төшләр, тупсаның әһәмияте, әрвахлар урыны — болар гади детальләр генә түгел. Алар — хәтер, ышану, хәтта саклану --символлары.
-
Безнең татар дөньясы – үзенчәлекле дөнья.
Беренче тапкыр бу әйбергә 30 еллар элек әтине җирләгәннән соң игътибар иткән идем. Өчләрен уздырып җибәрүгә мәет озаткан гаилә һәм нәсел-нәсәбе өчен гаҗәп телдә аралашу башлана.
Якын туганнар сөйли башлый: “Төшемдә күрдем, ямь-яшел җирдә йөри, ап-ак киемдә... Шулхәтле шат, и-и, әрвахлар кабул иткән икән!” Аннары җиделәре тирәсендә сорыйлар: “Сезнең төшегезгә кермиме соң?”
Нигә һаман төш сорыйлар соң? Аның сере бик үзенчәлекле икән. Безнең төрки-татар дөньясы – әрвахлы халык. Бүгенге яшьләр Голливуд фильмнарында тәрбияләнгән буын. Анда кеше вафатыннан соң әрвах күктә дип күрсәтәләр, ул гел сине күзәтә, диләр. Бу телебезгә, акылыбызга кергән. Ләкин безнең татар кешесе өчен әрвахлар күктә түгел, алар безнең янда. Әрвах беркая да китми.
Өчесе-җидесе-кырыгы тирәсендә, елның кайсы фасылы булуына карамастан, өйдә күбәләк күренә башлый. Аны бөтен нәсел-нәсәп белән сөйләшәләр. “Әй, җаным, күбәләк булып кайткан инде”. Безнең халыкта җан беркая да китми.
Әлбәттә, ислам дине турында сүз алып бармыйбыз. Анда билгеле бер көндә рухы күккә ашты диләр. Ә татарда рух күккә ашмый. Ул күбәләк булып кайта. Урал татарларында – чыпчык булып, кайбер этник төркемнәрдә – теләсә нинди кош булып. Ул безнең яннан китми.
Безнең татарда “тупсага утырма, үсми каласың” дигән гыйбарә бар. “Тупсага басма, атлап чык”. Аның практик ягы да бар – башың бәрелүе бар. Әмма тагын тарихи ягы бар – анысы борынгы күчмә тормыш заманыннан калган. Көтүлек чигенә һәм менә шушы тирмә кырыена мәетләрне җирләгәннәр. Бу – әрвахлар кавемне саклап торсын өчен.
2000 елларның башында бик популяр “Властелин колец” фильмы чыкты. Анда кавемне яклап җирдән скелетлар – әрвахлар күтәрелә. Безнең татар исә скелетлар дип түгел, рухлар күтәрелә дип аңлаган. Шуңа да “әрвахларның рухын рәнҗетмичә яшәү” дигән сүз бар. Без әрвахларыбызга дога багышлыйбыз – анысы мәҗүсилек белән ислам кушылган киткән әйбер. Хәнәфи мәзһәбендә теләсә нинди йолага исламны катнаштыру һәм бу исламны популярлаштыра гына дигән әйбер бар.
Тупса – ул чик. Бу мишәрләрдә бигрәк тә сакланып калган - тупсаны атлауга, киленнең беренче эше – ишек өстенә кызыл тастымал элү. Ни өчен? Әрвахларның рухын канәгатьләндерү өчен. Алар монда. Һәм андый гамәлләр бик күп. Шуңа да татар дөньясы турында сүз барганда мин сүзебезгә игътибарлы булырга чакырыр идем. Күп күренешләребез сүздә сакланып калган. Без йолаларында безне саклый торган әрвахлары булган халык.
Бурятларда, Алтай халыкларында бу әле дә сакланып калган. Аларның утрак тормыш белән яши башлаганнарына бик аз. Алар бала тугач, хәзер дә соңгылыкны өй артына күмәргә тырыша. Нигезне саклап торсын, бер бөтен булсын диләр. Әрвахларны да тирмәне саклый дип ышаналар. Саклый дигәндә, шул ук “Властелин колец” фильмында әрвахлар күтәрелә дә чынлап торып кылыч тотып сугыша башлый. Алай булмагандыр инде дип уйлап куя идем. Бу табышмакның да җавапларын таптым.
Безнең әрвахлар дошманга башкачарак каршы тора.
Кыш булса – бик каты итеп буран чыга. Җәй – яшенле яңгыр башлана, каты җил исә башлый. Яки ниндидер җанвар юлга чыга да, яуга килгән кавем, алардан куркып, яки сугышып, чигенә. Яки кемдер чирли. Дошман гаскәренең иң алдан атлап баручысы аягын сындыра. Имеш, шундый каршылыкларны әрвахлар әзерли дип ышанганнар. Әрвахларның элемтәсе бу дөнья белән шулкадәр зур, кемгәдер көч бирергә мөмкин, көчсез калган кавем үзендә гайрәт сизә башлый. Әрвахлары көч бирә дип әйтәләр.
Моны без мәкаль-әйтемнәребездә, кайбер табышмакларыбызда күрә алабыз.
---
Проектның икенче чыгарылышы – вертикаль һәм горизонталь дөнья турында. Проект ошаса лайклар куегыз, фикерегезне языгыз!