Мин авылда калам #3: Саба районының Олы Шыңар авылы
Бу юлы без Саба якларында булдык! Олы Шыңар авылы үзенең тырыш, булдыклы яшьләре белән дан тота. Алардан башка бер генә бәйрәм дә үтми, Сабантуйга бирнә җыйганда да авыл урамы егет-кызлар белән тула. Ания һәм Фаяз Садыковлар гаиләсенең матур яшәү сере нидә? Ни өчен алар нәкъ менә авылны сайлаган? Районда заводта эшләүче, күңеле белән иҗатта яшәүче Рифат Сафин шәһәр кызына өйләнер идеме? Барлык сорауларга җавап — бу чыгарылышта!