Тәгәрмәч №6 Мәмәт (Мэмэт, Маметьево)

Әлмәт районындагы Мәмәт авылы да иң шәп татар авыллары исемлегендә бүгеннән! “Тәгәрмәч“не алып баручыларның берсе - Луиза, халат киеп, башына яулык каплап, Ксюша кушаматлы сыердан сөт алып карады. Әмма сөтлебикә бер тамчысын да бирмәде. Кызганыч. Тик шулай да Ксюшаның хуҗасы - Гөлфия ханым яңа гына савып кергән сөттән аертылган каймактан авыз иттек. Тәмлеее-е-е булды! Мәмәттә шәхси музей да бар. Монда борынгы чаналар да, сандыклар да, Мәмәт балалары егылып төшә торган бишек тә, 80нче елгы Мәскәү Олимпиадасына атап чыгарылган, әмма этикеткасы да алынмаган күлмәк саклана. Илмир исемле алтын куллы әфәнде белән дә таныштык. Мәктәптә инглиз телен укыта, балаларга Диснейленд та корып биргән үз хуҗалыгында, җитмәсә, үз куллары белән искитмәле мангаллар да ясый ул. Күгәрчен дип үлеп китә торган Мисхәт абыйга да сугылдык. Ул сызлаган аяк буыннарына үз куллары белән абага тамырыннан ясаган хикмәтле сыекчаны көн дә сөртеп ята икән. Рәхмәт сиңа, Мәмәт, безне шаккатырган өчен! Хәзер инде башкаларны да шаккатырыйк!
Back to Top