ИЛСӨЯ КОНЦЕРТЫНА БАРДЫМ ӘЛЕ

Мин болай татар концертларына йөри торган кеше түгел. Заманында, Казанда торганда, бер үк төрле милли тамашаларга, “солянка”ларга йөреп туелган. Ләкин ел саен күңел тота да Илсөя Бәдретдинованың Мәскәү концертына өстерәп алып бара. Моңа каршы да түгелмен үзем. Чөнки беләм, Илсөя үзенең концертында 100 процентка бирелеп эшли. Аның эш сыйфаты Россия йолдызларыннан ким түгелдер (моны фаразлыйм гына, Россия артистлары тамашаларына сирәк йөрелә). Илсөянең концертлары, гадәттә, нәрсәсе белән истә кала: - 2 җыр саен диярлек сәхнә күлмәге алыштыра; - тамашачыны төрле стиль-юнәлештәге җыр-моң белән “исертә” (уңай мәгънәдә, әлбәттә); - халыкны эче катканчы көлдерә, ягъни юмор хисе белән алдыра. Мишәрләрнең патшабикәсе, йөзек кашы ул Илсөя. Хәер, нишләп мишәрнеке генә булсын – бөтен татарларның татары ул. Аның концертын күрергә дип Себердән, шул исәптән, Сургуттан, Красноярскидан, Иваново һәм башка чеп-чи рус шәһәрләреннән киләләр. Үзем күрмәсәм, ишетмәсәм, ышанмаган да булыр идем. Бер ханым бүләк тапшырырга сәхнәгә чыкты да “концерт бетүгә туп-туры аэропортка барам да, самолетка утырып, өйгә кайтып китәм”, диде. Менә нинди әрсез безнең татар!!! XXI гасырда, концерт карыйм дип, самолетларга ук утырып киләләр. Ә мин “Казанда милли тамашаларны карап туелган” дигән булып утырам тагын... Концертта дустым Рәис Давыдовны очраттым. Казандагы атаклы “Планета фитнес”та фитнес-тренер булып эшли. Инде менә Илсөя төркемендә дә ул хәзер. Рәис бу төркемгә килеп эләккәч, “безнең хәзер үз рәисебез бар” дигән пост чыгарып элгән иде Илсөя үзенең социаль челтәрләрендә. Рәискә Илсөя белән, Илсөягә Рәис белән “повезло”. Табышканнар бер-берсен. Рәис төркем эшендә бер генә түгел, мең төрле эш башкара. Бер ел элек Рәис беренчеләрдән булып мин чыгара башлаган татарча авто ябыштыргычларны сатып алып, машина тәрәзәсенә чәпәп куйган иде. Берсе – “Галигә барам әле”, дип атала, икенчесен хәтерләмим дә инде. - Торамы соң әле алар? – дим. - Әй, ничек кенә әле. Ничә тапкыр машинаны мойкага алып кергән булды шуннан соң. Кубып та карамыйлар, төсе дә уңмый – әйбәт, сыйфатлы эшләнгән, – диде. Сөенергә тагын бер сәбәп табылды менә миңа. Рәисне халык арасыннан әллә каян танып алырга була. Башында “ИБ” (Илсөя Бәдретдинова инициаллары) дип язылган түбәтәй, аягында – берцы. Рәис белән матур гына әңгәмә дә корып алдык. Тамашага исә велосипедка утырып бардым. Кайсыгызның шулай барганы бар концертка? Юлым Ботаника бакчасының утсыз-нитсез куе урманы аша үтте. Аны исән-имин кичеп чыгып, ВДНХ якларына барып чыктым. “Космос” концерт ягына ничек чыгарга белмичә, адашып йөри торгач, бөтен дөньяга атаклы “Рабочий и колхозница” сыны янына килеп чыктым. Болар икәү миңа юлны күрсәткәндәй булып, “Космос” кунакханәсе ягына бик тиз чыгылды шуннан соң. Видеоязмада Илсөянең концертта башкарган һәм күңелемә аеруча хуш килгән җырларыннан өзекләрне тәкъдим итәм, ләкин кыска-кыска гына. Миңа Илсөянең Илфак Шиһапов язган җырлары тансык. Ул алар белән татар эстрадасына башкаларны кабатламаслык итеп, бә-әк көчле ташкын кебек килеп керде. Ирләрчә холык, килеш-килбәт үзендә ул чакта. “Торып бас”, “Мишәрем”, “Булмый инде булмагач”, “Карт бүре” һәм башка һәм башка теге заман җырларының һәр сүзен беләм бугай мин. Илфак Шиһапов җырларыннан гына торган кичә үткәрергә җыеныуы турында да хәбәр итте Илсөя. Илфак абый белән “Шәһри Казан”да бергә эшләгән идек. Бик якын күрә идем үзен. Ашыкмы-нитми генә минем бүлмәгә килеп керер иде дә җай гына дөнья хәлләре турында сөйләшеп китәр идек. Сагынам Илфак Шиһаповны, яратам Илсөя Бәдретдинованы. Илсөяне МӘСКӘҮ[ЧӘ] тапшыруына дәшкән идем. Минуты белән җавап кайтарды, бик каты гафу үтенде – “булдыра алмый”, диде. Көн дә концерт. Күз алдына китерәсезме, кичәге концертны Мәскәүдә ике тапкыр күрсәтте – көндез һәм кичен. Шаккаткыч! Каян көч таба икән, дип ис-акылым китеп утырдым. Рәистән дә сорадым, “Илсөянең бераз бушаганрак вакыты кайчанрак булыр икән?” Декабрьдә һәм гыйнварда 3-4 көн ял булырга тиеш, шуннан соң 31 майга чаклы көн дә чара, көн дә эш, ди. Илсөягә дә, барыбызга да сәламәтлекнең ныгын телим, дуслар. Нинди генә эшкә тотынсак та! P.S. Ә иң кызыгы – мине Мәскәүдә блогер буларак танып алдылар. “Космос”ка кергәндә чират торганда ике туташ-ханымның сөйләшкәнен ишетеп алып, мин дә ике сүз кыстырган булдым. Шулчак берсе “сез бит теге блогер, Малышевада да булдыгыз әле”, ди. Шулчак башым күккә тигәндәй булды, рәхәт булып китте. Эшләгән эшемнең үземә генә түгел, башкаларга да кызык һәм файдалы икәнлеген аңлау – шул була торгандыр бәхет. Озынга китте бу язма. Гафу итә күрегез. Шушы урынга чаклы җиткән һәркемгә зур рәхмәт. Илсөя әйтмешли, “вы лучшие-е-е-е!” Киләчәктә дә эшлимме шундый видео күзәтүләрне? Кызык буламы, юкмы? Түлке дөресен әйтәгез. “Кирәк түгел” дисәгез дә, үпкәләмим. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар
Back to Top