“Төнге урам” җыры тарихы. ХӘТӘР ХИТ. №1
ӘЙТЧЕ тагын бер сәхифә тәкъдим итә – “ХӘТӘР ХИТ”
Яңадан-яңа тапшырулар белән туйдырып бетермәдекме әле сезне?
“Хәтәр хит” проектында бөтен татар халкы белгән һәм яратып җырлаган, хәтта буыннан-буынга күчәргә өлгергән җырларның язылу, килеп чыгу тарихы турында сөйләрбез.
Җырчылар үзләренең хитлары турында ҮЗЛӘРЕ сөйли.
Сәхифәнең беренче кунагы – җырчы Әлфинә Әзһәмова һәм аның легендар “Төнге урам” җыры тарихы.
“22 ел була бу җыр чыкканга. 22 ел буе һаман да популяр булып йөрермен, дип башыма да килмәгән иде. Рәхмәт Ходаема! Халкыма рәхмәт, тыңлаучыларыма рәхмәт. Бүгенгә чаклы миндә “армия поклонников”, – дип сөйләде Әлфинә Әзһәмова.
“Төнге урам”ны гына түгел, башка җырларымны да яңгырата-яңгырата пычрак суга коендырып китүче машиналар күп булды. Үзләре, кычкыртып, минем җырны уйнатып баралар, ә үзләре миңа, юл аша чыгып барганда, пычрак сиптереп китәләр. Күрмәгәннәр, танымаганнар инде, күрәсең. Хәзер инде кая керсәм дә, күзлек кидең ни, яулык бәйләдең ни, барыбер таныйлар”, – дип бүлеште җырчы.
“Әйтик, кибетләргә кереп, әйбер эзләгәндә, арттан ияреп йөргән бер-ике хатын миңа бераз комачау итә итүен. Ә болай танып алылуары миңа рәхәтлек китерә. Минем урында күпләрнең буласы килгән булыр иде”, – диде Әлфинә Әзһәмова.
“Кайбер җырчы бер хит белән берничә ел йөри. Ә минем берәү генә түгел – бик күп минем хитлар. Җырчының хезмәте бик авыр, рәхәт димәс идем. Әмма бу эш рәхәт бер ару китерә”, – дип сүзен җөпләде җырчы.
Шушы сәхифә турында фикерләрегезне көтеп калам.
ТАГЫН КАЙСЫ ХИТ ҖЫРЛАРНЫҢ ЯЗЫЛУ ТАРИХЫН БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛӘ?
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - @aitchetat
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әлфинәәзһәмова #элфинээзхэмова #альфинаазгамова #татарэстрадасы #хәтәрхит #хэтэрхит