КИШЕР ЧӘЕ
🥕Кипкән кишер чәе
🥕Кишерне эре угычтан уып, кәгазь өстенә таратып җәябез. Бүлмә температурасында ул 3-4 көндә кибә. Болгаткалап торабыз.
Әгәр чәй куерак төстә кирәк дисәк, шул кипкән кишерне 160 градуста духовкада яңадан киптереп алабыз.
🥕Хуш исле, файдалы чәй әзер була.
🫙Пыяла банкаларда яки кәгазь капчыкларда сакларга мөмкин.
☕️Чәйләрегез тәмле булсын!