Гөлназ Әхмәдиева – Мин әле күп нәрсә белмимдер / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

*** Мин әле Күп нәрсә белмимдер. Чын димдер ялганны, Айларны ел димдер. Мин кемдер – Үзем дә белмимен. Ак күрсәм, кара дим, Караны ак димен. Мин шулай Дөньяны күзәтәм. Туйганчы исним һәм Тоямын аннан тәм. Кем ничек, Мин шулай күнеккән. Тормышта һәр нәрсә Ябышып береккән. Белмимен Әле мин күбесен. Шулай да өйрәнәм Үземә тиешен. Дөньяны Күзәтеп туймам күк: Чык тулы болыннан Елмая чиксез күк. Мин үзем Барысын белмәмен. Җир шары әйләнсен – Мин аңа бәйләнмәм. Яшәвем – Кемгәдер көлкедер, Шуңа да Яратып сөйлидер... Укый яшь шагыйрә — Гөлназ Әхмәдиева: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top