~~~~~~~~~~~~🤲ХӘЕРЛЕ ИРТӘ ДУСЛАРЫБЫЗ!🤲~~~~~~~~~~~~

📿🌙Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. 📿🌙Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мүхәммәдин вә гәла әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. 📿🌙 🤲Йә, Раббыбыз!Рәхмәт Синең булганыңа, Синең безне шушы дөньяларга🌍 яратуыңа, Синең безне ишетүеңә, күрүеңә, шушындый гыйбадәт, дөрес юл күрсәтүче-Бөек Ислам динен бүләк иткәнеңә. Безнең өчен үрнәк тормыш юлын күрсәткән, Син кушканнарны үтәргә өндәгән, өйрәткән, Сөекле Пәйгамбәребезне- Мөхәммәд С. г. Вәссаләмне яратканыңа рәхмәт Сиңа🤲. Син бөексең, Синең исемең белән әҗер-савапларны сорыйбыз. Йә, газиз Аллаһым🤲 Бу көн барчаларыбызның да йортларына иминлек, тәннәребезгә саулык, калебләребезгә иман, балаларыбызга бәхет-тәүфикъ, авыруларга шифа, аларны тәрбия кылучыларга күркәм сабырлык, илләребезгә, авылларыбызга, мәхәлләләребезгә тынычлык, динебезгә күәт, укучыларга гыйлем, юлчыларга хәерле, хәвеф-хәтәрсез юллар, ачуланышкан дус-туганнар, күрше-күләннәр, кайнана-киленнәр арасына дуслык-татулык бүләк итсә иде.
Back to Top