Тәгәрмәч №7 Кырым (Бөек Үзәнбаш, Büyük Özenbaş)

“Тәгәрмәч”ебез җәһәт кенә Кырым якларын урап кайтты бит әле. Проектның алып баручылары Бөек Үзәнбашта узган авыл бәйрәменә барып, бик күп һөнәр үзләштерде: даре дигән музыка уен коралында да уйнадылар, кырымтатар пылавын пешерү осталыгына да төшенделәр, хәтта куе урман аркылы боргаланып аккан чишмә суын да татып карадылар. Җыенга 1944 елгы депортация афәтен үз башыннан кичкән әбиләр дә килгән иде. Аларның сөйләгәннәрен тыңласаң, йөрәк жу итеп куя... Бакчасарайдагы “Дәрвиш өе” этнографик үзәгендә безне Кырым татарларының көнкүреше белән таныштырдылар. Ничек яшәгәннәр, нәрсә пешергәннәр, кайда ял иткәннәр – барысын да бел|
Back to Top