“Үз ягыма кайтсам“ - Ильшат Валеев ( ретро җыр)

Бу доньяда иң кыйммәтле, ансыз яшәп булмый торган әйберләр сизелми, тоемланмый диярлек. Мәсәлән: һава, су кебек әйберләр шулкадәр бар җиргә таралган һәм гади булса да аларсыз, доньядагы бар җан иясе берничә мизгелдән ук хәлак була. ✹ ✹ Җырлау, моңлану сәләте дә, кешеләргә генә бирелгән иң кыйммәтле могҗизаларның берсе. Кемдер әйтер, мин бер кайчан да җырлаганым юк - дип. Тик ул ялгыша. Колагына аю басканнар, саңгыраулар, хәтта таш бәгырлеләр дә моңлана. Җырламаса- берәр көйне үзе сизмәстән сызгырып яисә борын астыннан шыңшып, мөгрәп, көйләп булса да ала. Алай да булмаса, бармагы белән өстәлгә шыкылдап берәр ритм суккалап ала. Анысы да көй, ул да моңлану. Чөнки Шунсыз ул үлә башлый, акылдан яза. ✹ ✹ Шундый заман килде дуслар , ышанмаслык бит әй?! Тамашачы алдына чыгып җырларга да ярамый бит әй😷 Шулай да күңел барыбер үзенекен итә. Сугыш елларында окопларда да җырлаганнар, гармун күтәреп сугышка киткәннәр, гармун белән җиңеп кайтканнар. Җырларыбызны маска белән генә тыялмаслар әле, безнең җырлар вирустан мең тапкыр көчлерәк , шулай бит?! ✹ ✹ Дустым Ильфат Шаехов @ilshaeh белән шушы элекеге җырга яңадан җан өрергә булдык әле. Рәхәтләнеп тыңлагыз дусларым. Концертлар кайчан башланыр микән сез ничек уйлыйсыз? #ИльшатВалеев #Ильшатвалиев #Ильфатшаехов #узягымакайтсам #Татарстан #Башкортостан #Казан #Уфа #набаяне #татаржырлары #татары #иҗат #яратканҗырлар #репостни #тмтв #майдан #тнв #тугантел #матуртв #татарэстрадасы #моң #УУИ
Back to Top