«Егетләр». Татар биюе буенча мастер-класс
Бу бүлектә сез татар милли хореографиясенең иң яхшы үрнәкләре - ансамбльнең алтын бию фонды белән таныша аласыз.
Ансамбльнең «Алтын фонд»ыннан «Егетләр» биюен тәкъдим итәбез.
Мастер-классны алып бара:Айрат Ринат улы Хәмитов-Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең халык, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Мастер-класста катнаштылар:
Айрат Заһидуллин- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты.
Руслан Хәбибуллин- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты.
Александр Федоров- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты.
Марсель Вахитов-Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр артисты.
Татар биюенең бөтен матурлыгын белергә омтылучылар өчен без «Мирас» («Наследие») исемле мультимедияле белем бирү программасын булдырдык.
Проект мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию