Путинга сорау яудыручы журналист Усманова
ӘЙТЧЕнең бүгенге кунагы – Россия Президенты Владимир Путинга сораулар яудыручы журналист Елена Колебакина-Усманова. Ул “Бизнес-онлайн” электрон газетасының Мәскәүдәге бүлеген җитәкли.
Путинга беренче соравын 2013 елда Санкт-Петербургта узган G20 форумында биргән булган. Путин белән бер үк вакытта күрше бүлмәдә генә журналистлар белән Американың ул чактагы башлыгы Барак Обама аралашкан була.
Республиканы аеруча борчыган мәсьәләләрне Путинга җиткерә барды Елена. Татарстан Президенты атамасын саклау темасы да кузгатылды заманында.
Быел исә Лена илбашына мошенниклар тозагына килеп эләккән йөзләгән күп балалы гаиләнең моң-зарын җиткерде.
Күз алдына китерәсезме, Путин әлеге проблема барлыгы турында бөтенләй белмәгән. Ул хәтта Ленага “Леночка” дип эндәшеп, бу проблеманы кичекмәстән өйрәнергә кирәк, диде.
Инде ничәнче тапкыр сорыйм каләмдәшемнән: “Әйт әле, ничек сине Путин һәр матбугат очрашуында күреп ала һәм сорау бирергә мөмкинлек бирә?” – дим.
“Теләгең булса һәм уңыш елмайса, бар да була”, – дип ышандыра дустым.
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - @aitchetat
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #путин #бизнесонлайн #еленаколебакинаусманова