Оксана Ильюп - Төн белән Таң балладасы (О.Ильюп сүз., И.Хисматуллин көе)
Төн җисеме Таң учында
ярымшәрә калган.
Мин бары тик күзәтүче –
тәрәзәгә багам.
Төннең татлы исен Таңы
комсызланып сулый.
Төн – чуалчык – куенында
ләззәтләнеп дулый.
Һәм бу – Төннең янып бетәр,
көеп бетәр чагы.
Көле генә калганчыга
кадәр сөя Таңы.
Гүя үсмер чагы Төннең –
Таңын көтә гашыйк.
Мизгел кадәр йотым бәхет
татыр өчен шашып.
Ә аннары, бар да булгач,
шигырь укый аңа.
Назлы Таңның, чыклар булып,
күз яшьләре тама.
Ул озата Төнен. Язмыш
бик аз вакыт язган...
Мин – бары тик күзәтүче.
Тәрәзәгә багам...