Чиләбе өлкәсендә башкорт-татар кичәсе узды

22 гыйнварда Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәрендә “ШИГЫРЬ вә КАҺВӘ“ фатирлыгы узды. Оештыручы – “Татар кызы - 2014“ бәйгесенең җиңүчесе, Чиләбе татар халык театры актрисасы Зәлия Әхтәмова. Чара “Башмагым“ Чиләбе татар халык театры ярдәмендә узды. Кичәдә татар, башкорт, төрек һәм төрекмән телләрендәге шигырьләр яңгырады. Чиләбедә яшәүче яшь шагыйрь Артур Мөхәммәди һәм җырчы Оксана Ильюп үз шигырьләрен укыды, Мияс сәнгать һәм мәдәният көллияте студенты Дауыт Камалов гитарада татар халык көйләрен уйнады. “Уралым“ коллективы җитәкчесе, хореограф Айгөл Әмирова кичәгә килүчеләргә башкорт биюе хәрәк
Back to Top