Зөлфәт Хәким. Беләзек, Син мине табарсың җырлары, Ана җыры романы турында сөйли

Зөлфәт Хәким “Казан утлары“ журналына интервью бирде. Мин әле шушы көннәрдә генә яңа романымны тәмамладым, «Ана җыры» дип атала ул. Күләмле әсәрләрне төрле халәттә, төрлечә язасың. Кайвакыт бик күп вакыт сарыф ителә. Мәгълүматлар эзләргә туры килә. Ә менә бу әсәрем минем ничектер җиңел барды, мин аны рәхәтләнеп яздым. Быел гыйнвар башында башладым аны, инде май аена тәмамлап та өлгердем. Күрәсең, темасы үземә бик якын. Татар теле, татар җыры, татар тарихы, татар җирлеге, татар дәүләтчелеге, киләчәгебез, бүгенгебез, үткәннәребез. Әсәрнең төп герое Рахман, өч яшендә әнисеннән аерылып, Татарстаннан читтә балалар йортына эләгә. Өч яшенә кадәр азмы-күпме белгән телен оныта. Китапханәгә татар милләтеннән булган апа урнашкач, ул апаның татарча әйткән сүзләрен, татарча җырлаганын ишетеп, ул инде туган телен оныткан булса да, шул апага тартыла башлый. Ул апа җырлаган җырны Рахманга әнисе йоклатканда җырлый торган булган. Шул җыр аша, шул җыр ярдәмендә Татарстанга килеп үзенең әнисен таба. Монда бит әле ул үзенең н
Back to Top