Ильмира Н.-“Буламы соң?“

Әллә белеп, әллә инде белми генә Чәчәк аттың син, үрелеп күңелемә. Кызганасың ләкин җылы сүзләреңне, Күрешкәндә яшерәсең күзләреңне. Буламы соң синнән башка яшәп- Нигә әле,нигә сорамыйсың? Сөю белән тулы йөрәгемә Бүтән берәү хәзер сыямы соң? Синнән башка яшәп буламы соң? Белсәң иде - мин бит бәхет юлларына Синең белән генә чыктым хыялымда. Югалтмыйча өметемнең бөртеген дә Күз карасы кебек саклыйм күңелемдә.
Back to Top