«ШИГЫРИЯТ КИЧӘСЕ»

Быел Ульяновск өлкәсендә илебездә беренчеләрдән булып Татарстан язучылар берлегенең җирле бүлекчәсе ачылды. Биредә татар телендә язучы утыздан артык каләм иясе яши. Алар өчен ел саен Казан язучылары катнашында Форумнар уза, остаханәләр оештырыла, өлкә үзәгендә китаплары басылып чыга. Бәлки шуңа күрәдер дә, соңгы елларда Сембернең татар әдәбиятына яшьләр килү дә күзәтелә. Төбәкнең татар мәдәният Үзәгендә яшь шагыйрәләр Рита Имаметдинова белән Динә Сафинаның беренче китаплары чыгу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.
Back to Top